
13нче көн. #әдәбимарафон2025
Гөлүсә Закирова. ЭНЕКӘШ. Повесть. Анда. Ә бер көнне позициядә торганда, хәтәр генш аиышка блыктылар: умарта күчемени бөтен яктан да безелдәп чыгалар да утка тоталар. Болар позицияне чамалаган, - диде Сулим, теш арасыннан сүгенеп. Физик, эзне чуалтырга кирәк. Мин өченче ноктага киттем. Барып җитеп булса. Понял, брат. Узенне сакла Приказ буенча позицияне калдырырга ярамый. Бу кушканны үтәмәү, үзбелдек- лелону дигән сүз. Тик сулы окопларда берузен күпме чыдарга була? Икенче тәүлек китте бит, икенче... Башка вакытта ашарга булмаса да, коралларга кытлык юк иде. Бетте, алары да бетте. Ярдәм дә юк. Оныттылар Физикны. Беткән, 200 булган дип уйлыйлар микән? Әллә инде махсус мишень итеп тоталармы? Бу кадәр дрон һөҗүменә тулы бер взвод та каршы торырлык түгел ләбаса. Инде буялып, юеш ләмдә аунап, карар жире калмаган Әмир кесәсен капшап карады. Граната. Ахыр чиктә шунын алкасын тартасы гына кала. Шуны белегез: әсирлеккә төшә торганнардан түгел Физик энегез! Әни, әнкәй... Хәтерлисеңме, мин ар- миягә киткәндә ипи катысын сындырып көтер, каптырган иден? «Улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә, сине ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр дигән идең... И әни, бу туган нигезгә», - юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салып җибәрергә дә онытыбрак җибәрдең. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай, аның тәмлелекләре! Кайнар юканы сындырып, сөт белән эчеп куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды дип, бик елама инде, яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окоплар- ны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә иләһә иллаллаһ... Өченче ноктадан ут ачтылар. Ул да түгел, тан сызылган офыкта бер төркем егетләр шәүләсен чамалап алды Әмир. Алмаш килә! Алар килеп җиткәнче чыдарга була болай булгач. Була... Сулим! Ай, маладис! Иптәшләргә хәбәр иткән. Хәбәр итә алган. Тылга чыккач, күл ярына ауды егетләр. Башка атларлык көч тә, теләк тә юк иде кебек. Башта броникны, аннан мулата катып, аннан да авырракка әйләнгән буш- латны тотып аттылар. Әмир яр читеннән учына тутырып су эчте.
432
0