
Таһир Шәмсуаров "Сагындыңмы?"
Сагындыңмы?.. Көтү белән бәйле безнең гомер, Күрешү көнен көтеп алабыз. Олы юлда юлчы күргән саен, Якыная бара арабыз. Китүләре бер дә җиңел түгел, Утырыйк та әйдә тын калыйк. Сусауларны бераз басар өчен, Изге чишмәләрдән су алыйк. Күңелләргә шифа әтиләрнең «Хәерле юл!» дигән сүзләре. Күңел белән күреп барасыңдыр, Тәрәзәдә әнкәң күзләре. Кошлар да бит вакытлыча китә, Аларның да туган җире бар. Сагындыңмы?.. Насыйп булсын тиздән Исән-имин өйгә кайтулар!
178
0