
Унөченче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"
Сиражетдин агай укыгандыр, тик инде ул да юк. Ә мин бернинди дә дога белмим. Ни дияргә кирәк икән сон? Туфрагын жинел, жаның тыныч булсын, дияргәме? Жаны тыныч булмас инде аның, туфрагы да жинел була алмас... Ә таулар тыныч. Үзләренең яман эшләрен кылганнар да берни булмагандай битараф карашларын күккә төбәп эре генә яталар. Мин бу тауларны беркайчан да сагынмам, мин аларга үпкәләп-рәнжеп китәм. Бу таулар сөеклемне, мәхәббәтемне, бәхетемне, киләчәгемне тартып алдылар... - Хуш, Янгураз... Мин китәм... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 198 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
466
0