
Марсель Галиев"Тимә, яшәсен!"
13 нче көн. #әдәбимарафон2025 Көне лә көне… Чалт аяз күк йөзеннән апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өртелә барган кыз чагы. Әмма нигәдер… Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелер-сизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә; уйлыйсым килми – уйлыйм, атлыйсым килми – атлыйм, күрәсем килми – күрәм… Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле… Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак – актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу – кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе дип куям эчемнән генә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МарсельГалиеа #Тимәяшәсен #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
171
0