
Рәҗәп Бәдретдинов. Юлаучылар
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Юлга кар шактый салган булса да, йөрмәслек түгел иде әле. Ак бия дә ничектер икенчерәк булып, җанына бер рәхәтлек табып, юлаучыларны үзләренең килгән юлларыннан җай гына юыртып алып китте. «Моннан атлап баруы ук рәхәт, үзем белгән юл, сыналган юл» дигәндәй, Ак бия шат, күңеле көр иде. Чанада кайтучылар ниндидер бер күтәренке рух белән гәп куерта башладылар, тик бер Мөхәммәт кенә, чана башына барып басып, ат тоягы астыннан чәчрәгән карларны ялан куллап тотарга тырышып карый иде. Күзләрне камаштырырлык булып җәелгән аклык дөньясының иң югары ноктасыннан бар җиһанга яктылык тарала. Һәрберсенә аерым бизәк төшерелгән тәңкәләрдән генә торган мамык кар ипләп кенә җиргә куна. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәҗәпБәдретдинов #Юлаучылар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
449
0