13нче көн

13нче көн

13нче көн. #әдәбимарафон2025 ЕЛЛАРЫМА КУЛ БОЛГЫЙМ 1. Хушыгыз дип саубуллашам Мәңгегә китә еллар Бүгенгебез мизгел генә Алда - барасы юллар. 2. Юллар төрле. Кемнәргәдер Кыйммәт яшьлек язлары Тәүге сөю, мәхәббәтнең Сагышлары, назлары. 3. Алар һаман да сагына Язларның ташуларын. Йөрәккә сыймый хисләрнең, Тулышып ярсуларын. 4. Кемнәргәдер кадерлерәк Саф яңгыр тамчылары. Серле рәшә дулкыннары, Аҗаган камчылары. 5. Болары оныта алмый Җәйге алсу таңнарны. Зәңгәр томанга төренгән Җиләкле аланнарны. 6. Кемнәрнеңдер күңелендә Алтын көзнең төсләре. Сабырланып калган җиһан Тыныч сөю хисләре. 7. Бу күңелдә һаман көзнең Сокландыргыч кичләре Тәрәзәдән аңкып торган Пешкән икмәк исләре. 8. Кемнәрдер сагына һаман Кышның ак бураннарын. Кочагына алып, назлап Юата торганнарын. 9. Ак дөньяның киңлекләрен Биек таудай көртләрен. Тыныч төндә ябалаклап Яуган кар бөртекләрен. 10. Хушыгыз, дип саубуллашам, Елларыма кул болгыйм. Бары якты мизгелләрне Хәтер жебенә урыйм. #әдәбимарафон #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

160

0