
Радик Фәизов "Ак каз"
Аның әти-әниләре авылның хәлле генә кешеләре, бик эшчәннәр. Гайфетдин абзый үзе аксыл чырайлы, уен-көлке- ле генә бер кеше, гомере буена авыл халкына мич чыгарды, сугышта яраланып, бер кулын өздереп кайткач та бу эшен ташламады. Аның мич чыгарганын карап торуы үзе бер кызык. Менә ул кирпечне сыңар кулы белән тотып ала да аны җәлт итеп кенә ике тез арасына кыстырып та куя, җентекләп карый. Аннары балчык сылап өелеп килгән мичкә урнаштыра. Үзе, шаян елмаюлы күзләре белән сиңа карый-карый туктаусыз сөйләнә: "Бер - син, кирпеч, мичкә кер!" Ике - бу кирпеч бик ипле! Өч - бу кирпечкә көч! Дүрт- бу кирпечне төрт! Биш - бу кирпеч бит ишкә иш!" һәм шулай хет йөз кирпечкә хәтле санасын, үзенең бер көлкеле сүзен тапмыйча калмый. Бер кулы беләзегеннән өзелгән булса да, Гайфетдин абзыйның сыңар кулы ифрат та көчле. Син утырган чагында ул үзенең киң учын баш түбәңә салып куя икән, күпме көчәнсәң дә, торып китәрмен дип уйлама. Аның хатыны Гайшә апай тулы гына гәүдәле, түгәрәк йөзле, зур күзле хатын, авылның оста уракчысы иде.
Сылтамалар:
140
0