
"Пар каен"
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Вокзалга бара торган тротуар, әйтерсең дә, колхоз базары. Сукмакка туфли- футболкалардан башлап, төрле зурлыктагы савытларга салынган каен, җир җиләкләре, абрикос, черешня кебек көньяк сусыл җимешләре сатучылар тезелгән. Рәсимә тәгәрмәчле арбасын көч- хәл белән өстерәп, сатучылар янында адымын әкренәйткән үсмер кызына борылып, -Әйдә инде, тизрәк атла, уф, үләм синең белән. Бигрәк мыштырдык син, Алинә,- дип эндәште. Кызының: -Әни, юлда кайтканда ашыйсы килсә,ашарбыз, бер стакан җиләк алыйк инде,- диюенә, бөтенләй кызып китте. - Нинди җиләк сатып алу! Шаштыңмы әллә син? Акча безгә әллә күктән явамы? Авылга кайткачтын, болыннарга чыгып, эчең күпкәнче ашасаң да, сүз әйтүче булмаячак. Әйдә, теләсә нәрсәгә күзеңне кызыктырып торма, тиз бул. Давай монда сумканы, кулларың арды,ахрысы. Рәсимә, ничек тиз кызса, шулай тиз суына да. Уйларына бирелеп, ул юлын дәвам итте. Кызы да кызганыч инде. Унбер яшен тутырды, бер рәхәт күргәне юк, баланың. Авыз тутырып, теләгән тәмле ризыгын алып бир алганы юк, кияренә киемне дә гел базардан иң очсызлысын алырга тырыша. Бик киендерер иде дә бит, рәте юк шул,рәте. Казанга да урта мәктәпне тәмамлагач, шул хәерчелектән котылыр өчен килде бит ул. Югыйсә, авылда калган классташлары бер дә интегеп яшәмиләр, үз көннәрен үзләре күрәләр.
Сылтамалар:
204
0