Ф.Дәүләтбаев." Сайрый бер кош"

Ф.Дәүләтбаев." Сайрый бер кош"

13 нче көн. #әдәбимарафон2025 Йөрәгемә уеп яздым. Ак кәгазьгә түгел, йөрәгемә Уеп яздым синең исемне. Сагынганда, хәтеремә төшереп, Тибрәтсен, дип, күңел хисемне. Уеп яздым, янда булмасаң да, Шул мизгелдән гел син уемда. Уеп яздым, югалтмаска теләп, Тормыш дигән сәер уенда. Уеп яздым, сиңа мәхәббәтем Саклансын , дип, мәңге хәтердә. Һаман никтер кыюлыгым җитми Сөю сүзен сиңа әйтергә. Син дип яшим, иркәм, ялгызлыктан Күңел сагыш белән тулса да. Уеп яздым, югалтмаска иде Тик хыялда гына булса да! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

146

0