
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Эре алма Алмагачта эре алма Калган ялгыз эленеп. Буем кыска, күтәрсәләр Алыр идем үрелеп. Өстәрәк шул, кулым җитми, Баскычым да бик кыска. Алмагачның ботагында Калыр микәнни кышка? Башка алмалар пешкәндә Пешәргә кирәк иде. Башкалар белән бергәләп Төшәргә кирәк иде. Кемнең төшәсе килсен, ди, Бер менгәч югарыга? Кем инде түбән тәгәрәп Теләсен югалырга? ...Бер уй килде дә башыма, Ачу килеп барсына Типтем алмагачыма. Шулчак өстән, тиз мәтәлеп, Алма төште каршыма.
228
0