12 нчкһе көн. #әдәбимарафон2025

12 нчкһе көн. #әдәбимарафон2025

Гөлүсә Закирова Энекәш. Повесть. Алып баручы ялга кайткан егетне күреп, танып, программага үзгәрешләр кертергә булды. -Якташлар, Сабан туе кунаклары! Бүген безнең бәйрәмебездә батыр егетебез - Ай- дар Сабиров та катнаша. Сәхнәбез түренә чакырыйк әле үзен. Рәхим итегез! Ул арада биеп кызып киткән тамашачы, куллар чабып, этеп-төртеп диярлек егетне сәхнәгә менәргә үгетли башлады. Башка чара калмады, Айдар Ләйләсенең учын нык итеп тоткан хәлдә, кызны да үзе белән ияртеп, сǝхнәгә күтәрелде. Кызының уңайсызланганын Әминә жаны-тәне белән тоеп, ана рухи коч биреп торды. Мөгаен, үкчәсез туфли белән Сабан туена чыкканы өчен дә, чәчен килеш- тереп ясатмаган өчен дә борчыла булыр. Айдар борчыла инде, бу исә кызның учын бер минутка да кулыннан ычкындырмады. Пульт артында утырган оператор егет Айдарнын танышы иде. Тиз генә минусовка куеп, микрофонны егетко тоттырды. Айдар ялындырып тормады. - Жаным моңнар тулы, әйтер сүзем калды Бер мәлне барысы югалды, югалды. Кайларда, кайларда, бүген син кайларда? Кайдан эзлим сине, кояшта, айларда? Киек каз юллары югары, югары... Исемен кабатлап саныймын йолдызларны..... Анын жырлаганына кушылып, кул чап- тылар, жырладылар, еладылар. Вакытлыча ялга кайткан СВОшникнын тавышы да жыры да матур иде. Халык мәхәббәте менә нинди була икән, дип уйлап куйды Әминә Аның үзенең дә күңеле тулган иде, бу егетн энекеше итеп күреп, иннәреннән кочып яхшы теләкләр генә телисе килде. -18-

Тэглар:

156

0