
12 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА
-Тагын компьютерга ябышкансың, кызым. Бар, урамга чыгып һава сулап кер. Син бит хәзер үзең өчен генә яшәмисең. Балага саф һава кирәк. Аңа развиваться итәргә кирәк, аңла инде. Гел урындыкка берегеп, өстәл тактасына кысылган корсагыңда аңа ничек үсәргә кирәк. Әнисе көн саен кабатлый торган үгетләүләргә Ландыш колак та элмәде. Урыныннан торып тәрәзә каршына килде, юка челтәрне күтәреп, озак кына нидер уйланып урамга карап торды да, әнисенә эндәште. -Әни, кем минем әтием? Көтелмәгән сораудан Тәслимә дерт итеп китте, нерв җепләре шулхәтле тартылды ки, уң як күз тирәсе тартыла башлады. Эшкә чыгып китәргә җыенган җиреннән, юлын югалткандай бүлмә уртасында туктап калды, кулындагы муен яулыгын бер бөтереп, бер бәйләп, уңай җавап табарга тырышты. -Ул юк бит инде, кызым. - Тавышы нишләптер бик әкрен чыкты. - Нигә исеңә төште әле ул. -Әни, минем әтине беркайчан да исемнән чыгарганым булмады. Син миңа аның турында сөйләмәсәң дә мин аны гел көтеп яшәдем. Менә килер, мине бик бәләкәй чагымдагы кебек кулларына күтәреп түшәмгә кадәр очырыр дип көттем. Детсадта башка балаларны әтиләре алырга килгәч, аларның әтиләренә, минем дә әтием бар дип, я ул врач, я ул летчик дип уйдырмалар сөйли идем. Концертлар куйганда мине күрергә әтием килер дип җырлаганда да, биегәндә дә ишектән күземне алмадым. Кыш бабайга хатлар яздым, әтиемне чакырып. Әни, тиздән минем дә балам туачак, әмма ул да минем кебек әтисез булачак бит. Ә мин алай булуын теләмим. - Ландышның күз яшьләре яңаклары буйлап агып төште. Тәслимә, йөгереп килеп, кызын кочып алып, диванга утыртты. -Кызым, язмышыбызга шулай язылгандыр инде. Синең әтиең Илгизәр. Илгизәр Сафиуллин иде. Сиңа өч яшь тулган көнне ул эшли торган химия заводында зур авария булды. Фаҗигале рәвештә әтиең вафат булды. -Нишләп алайса минем документларда фамилиям Сафиуллина түгел. Әти исеме урынында озын сызык? Тәслимә моннан уналты-унҗиде ел элек булган хәлләрне исенә төшереп башын түбән иде.
569
0