
11 нче көн. Үлмәс. Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА
– Блач тәресе! Җебегән су күсесе! Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты: – Кызым, тор, янабыз! Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең, кызыл буяу сөрткәннәр иде. – Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде. – Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым. Әйе, күршенең йортын ут чолмаган иде. Йокы белән исергән халык: – Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның: – Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән иде кебек. Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып: – Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде. – Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды. – Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел! – Синең эшеңме, Сәмигулла? – Авызыңны яп, ана бытбылдык! – Шырпы сызган кулың корыр, җаһил! Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә, Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты. – Тимә! – Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде. – Ничекләр яшәрбез? Авыл безгә, бармак төртеп: «Әнә, кеше яндыручылар!» – дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде. Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде... ...Тук-тук. Тук-тук... Урманга
573
0