12 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА

12 нче көн. ДУЛКЫННАРНЫ КОЧЫЙК БЕРГӘЛӘП. Әсхия АБДУЛЛИНА-КОСТИКОВА

Яшьлек мавыгуы гына булгандырмы, Ландышның бәбиләү вакыты якынлашуга, Марсельнең шалтыратулары бөтенләй сирәгәйде. Дус кызы Зөмәйрә дә аның турында артык сүз сөйләргә теләмәде. Сагынуларын, алдануын, горурлыгын аска салып, әллә үзем шалтыратыйммы дип берничә тапкыр телефонын кулына алса да, соңгы минутта барыбер тукталып калды. Ул елны кыш иллә дә салкын булды, җитмәсә ноябрь башында ук салкын бураннарын тузгытып, әче җилләрен сызгыртып, килеп тә җитте, шатырдатып бар дөньяны кар-бозга күмеп тә куйды. Корсагы борынына терәлә язган Ландыш февраль азагындагы көчле бер буран көнне ничек гинекологка күренергә барып кайтырга инде дип уйланып утырганда телефоны шалтырады. Авылдан әбекәе икән, хәл белергә шалтыратуы. Гадәттә әбисе Тәслимәгә шалтыратып, сөйләшеп бетерер алдыннан гына, телефонны Ландышка бир әле ди торган иде. Аны-моны сораштыргалап, авыл хәлләрен сөйләп бетергәч, әбисе бик көрсенеп кенә аңа зур яңалык җиткерергә булды. -Бәбкәм, син ишеттеңме соң әле? И, ишеткәнсеңдер, Зөмәйрә әйтми калмагандыр инде. -Нәрсәне, әбекәй? - Ландыш әллә куркып, әллә ишетәсе хәбәрнең эчтәлегеннән калтыранып куйды. - Әбекәй, нинди хәбәр дисең, аңламадым. -Нинди дип, сине алдап качкан Марсельне әйтәм инде. Менә аңа да Аллаһы Тәгалә җәзасын биргән. -Ни сөйлисең, әбекәй? Марсельгә ни булган? - Ландышның куркудан эче суырылып авыртып куйды. - Айй! Әйт, тизрәк, аааййй! -Ник кычкырасың? Бәбәйләмисеңдер бит? Син өйдәме, әллә бүлнистәме? Әниең кая, тагын эштәме әллә? -Әйе, аааййй, әбекәй эчем, эчем! Марсель! Әниии! Әниии! -Бәй баланың тулгагы башланган ахрысы, ә анасы өйдә юк. - Авылда әбекәйнең телефонын сүндермәгән килеш үзалдына сөйләнүе ишетелде. - Тапкан Марселе дә суга батар вакыт. Шушындый буранда балык тотам дип кем йөри инде, җә. Тулгагы тынып торган арада Ландыш әнисенә шалтыратып хәлне аңлатты. Тәслимә, мин кайтып җиткәнче ятып кына тор, скорыйны үзем чакырам дип кайтырга чыкты. Әбисеннән җүнле аңлату ишетмәгәч, Ландыш, түзмәде, Марсельгә шалтыратты. Марсельнең телефонын әнисе алды. -Кем әле бу? Әәә, Ландышмени? Гафу ит, сеңл

Тэглар:

462

0