
11 нче көн. Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Үлмәс
...Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек... Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы... Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешә иде. Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны, иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде. – Ни хәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме? – Минеке, минеке! Ул гына аз түлке. – Аягыңа карап юрганыңны суз, дияр идем дә энем... – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – ...аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр? – Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр. – Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул. – Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый, дисең бит, тип артына, анаңны...
227
0