Кирәк матур яшәргә. Айшанур.

Кирәк матур яшәргә. Айшанур.

Дөнья шулай яратылган, Кешеләр җиргә килгән. Сулар аккан, кояш чыккан, Элек тә шулай булган. Гөлләр чәчәк атарга, Елгадан су агарга, Болыттан яңгыр яварга, Ә кояш җылытырга. Болында җиләк пешәргә, Кырда иген игәргә. Урманда кошлар сайрарга, Диңгездә балык йөзәргә. Һәрнәрсә дә яратылган, Шушы җирдә яшәргә. Барысы исән булачак, Тынычлык булса җирдә. Аллаһ биргән нигъмәтләргә Кала шөкер итәргә. Бары игелекләр кылып Кирәк матур яшәргә.

Тэглар:

454

0