"Бәхет кошым кайларда"

"Бәхет кошым кайларда"

12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Һәр нәрсәнең башлангычы булган кебек ахыры да була. "Сары больница" да дәвалану срогы да ахырына якынлашты. Баштагы мәлне бер- берсенә елмаю түгел, исәнме дип әйтергә дә теләмәгән агрессияләре юкка чыгып, Флүзә белән Валя бөтенләй дуслашып беттеләр, Фәнияне кызгануданмы әллә чынлап та бар авырлыкларга да сыкрамый, сукранмый гына түзгән чын татар хатыны итеп хөрмәтләүдәнме, Фәния апа, дип эндәшә башладылар. Тик түрдә ятучы хатынны гына берсенең дә күңеле кабул итәргә теләмәде. Айдан артык бер палатада яшәп, исемен дә атарга теләмәгән кеше белән уртак тел табу авыр шул. Телефоннар алышып, хәбәрләшеп торырга вәгьдәләр биреп, иң беренче итеп палатадан Фәнияне озатып калдылар. Палатаның тонык пыялалары аша барысы да Фәниянең алсу шакмаклы шәльяулыгы күздән югалганчы карап тордылар.

Тэглар:

227

0