12нче көн.

12нче көн.

12нче көн #өдәбимарафон2025 ХЫЯЛДА 1.Оялудан битләремне Куеныңа яшереп Бер туйганчы назлыйм әле Сөю бит ул яшерен 2.Күкерәгеңә башым куеп Тыңлыйм йөрәк тибешең Син генә бит өлешемә Тигән татлы җимешем 3.Керфегеңнең бөртекләрен Берәмләп саныйм әле Син кабызган учакларда Бер дөрләп яныйм әле 4 Шомырт кара күзләреңә Баш, аяк чумыйм әле Бөдрә чәчеңне таратып Сабыйдай уйныйм әле 5 Җитдиләнмә, елмай әле Аязсын тормыш күгең Хыялда гына булса да Син минем янда бүген. #әдәбимарафон #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

212

0