Рәҗәп Бәдретдинов .Юлаучылар.

Рәҗәп Бәдретдинов .Юлаучылар.

12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәҗәп Бәдретдинов .Юлаучылар. ...Актан башка берни күренми торган нинди очсыз-кырыйсыз басу юлы булды соң бу? Ни башы юк, ни ахыры күренми. Мондый тоташ аклыкны кышын гына күреп була шул. Әнә җәен тузан-туфрак, чебен-черки, кигәвеннәр бимазалаган вакытларны уйла да шым бул. Никадәр чисталык, пакьлек диген син кышын. Кайчак күзләрне томалый торган аклык та кара караңгылыкка алышына да куя. Ни хәл итәсең? Яктылыкны да караңгылык алыштыра. Әнә шулай караңгылык белән яктылык чиратлашып, берсен-берсе алыштырып торган җиһанда да кеше дигән зат караңгылык вакытында да яктылык эзләп тырмашкан була. Аннан гына тормый бит ул лабаса. Күкләрдә язылганны үзгәртергә тотынып карый да хәле бетеп артына егыла. Һәрнәрсәнең үз вакыты, үз җае барлыгын гына кабул итеп бетерә алмый изаланалар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәҗәпБәдретдинов #Юлаучылар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

513

0