
Физәлия Дәүләтгәрәева "Гомер көзенә кергәндә"
12нче көн #әдәбимарафон2025 Әнүзә укуыннан туктап, тәрәзә янына килде һәм кичке урамга күз салды. Фонарь яктысында утырган кызыл миләштән яңгыр тамчылары тама. Көз дә җиткән... Кай арада?.. Вакыт үтә тора, кыска гына гомернең бер өлешен ялмап алып китә тора... Күп кенә җирдә ут күренә, шәүләләр шәйләнә. Һәр тәрәзә артында кемнеңдер язмышы, тормышы... Кемнеңдер бәхете... Кемнеңдер бәхетсезлеге... Читтән тыныч күренгән һәр гаиләнең үзенең зур, катлаулы, серле тормышы... Кемнедер мәхәббәт кебек саф хисләр бәйли. Кемдер балалар өчен яши. Кемнедер бергә уртак фатир, уртак милек тота. Бер-берсеннән күптән бизгән, читләшкән, бер-берсен күптән күралмаган кешеләрне уртак бәхетсезлек, чарасызлык, уртак читлек тота... Әнүзә Рәсимгә озак җавап язмады. Ул үзен аңа киңәш бирергә хаклы санамады. Үзе уйласын. Бу аның алтмыш еллык тормышы. Инде яшьлек ялгышлары да җиткән... Гомер көзендә тагын бер кискен борылышка кереп китүе җиңел түгел. Инде акыл дигән нәрсә хисләрдән өстенлек алырга өйрәнде кебек. Әнүзәнең акылы шулай уйлады. Ә куллары... Рәсимгә ике генә сүз җавап язды: “Кил. Көтәм”. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Гомеркөзенәкергәндә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
168
0