12 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова Мәхәббәттә гөнаһ бар

12 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова Мәхәббәттә гөнаһ бар

#әдәбимарафон2025 Аучы дустының карчыгы Мирзабәккә таман гына күлмәк тексә дә, Нурихан базардан кочагы белән бала әйберләре җыйды. Ике яшенә хәтле итек, тун, башлык кимәгән малай киендергәндә көйсезләнә башлады. Аның, күрәсең, тыгыз киемгә җаны кысыла иде. Нурихан, нәни «аю баласы»н ишегалдына бастырып, аучы картның кыш буе өелгән карын көрәде. Ә малай каккан казык кебек селкенми иде. — Өшисең, улым, хәрәкәтлән, — диде әти кеше. Тышауланган Мирзабәк шыңшырга тотынгач, аны агач көрәккә яткырып тартып йөрде, карга салып аунатты. Алар янында койрыгын болгый-болгый йонлач эт тә бөтерелде. «Кемнән туса да, улым — минеке» дигән уй белән җылынып, ир Наратлыкка кузгалды. Ат чанасы табаны сызган тар гына юлдан бөкрәеп-янтаеп бер хатын атлый иде, Нурихан, таны- маса да, көр тавыш белән аңа эндәште: — Утыр, апа! «Апа» шәл белән томаланган йөзен ачты. Нурихан ничек җиргә сикергәнен дә, ничек хатынны биленнән эләктереп чанага утыртканын да сизмәде. — Ник җәяү кайтасың, Шәрифә?! Өзлегерсең бит, Шәрифә! Хатын, аның бу кыюлыгын өнәмәгәндәй: — Һава суларга кирәк бит инде, бүлнистә тынчу, — диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

396

0