12 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

12 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

...Арыш серкәләнгән көннәр иде. Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата кеше җай белән генә сүз башлады: - Йә, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлыйсың?

Тэглар:

163

0