
Таһир Шәмсуаров "Авыл кешесе"
12 нче көн #әдәбимарафон2025 Авыл кешесе Син кунакны балкып каршыладың, Өстәлеңдә сөтең-каймагың. Табыныңа килеп утыруга, Чыжлап пешеп чыкты коймагың. Бавырсагың авызда эреп бетте, Алсулана мичтә бәлешең. «Шөкер» дия белдең, ә калганы – Өлешеңә тигән көмешең. «Ак күбәләк» дисең кышкы карны, «Бүләк» дидең шомырт чәчәген. Бил турайтмый аттай җигелсәң дә, «Мин бәхетле» диеп яшәдең. Ә авылдан читкә сирәк чыктың, Сәфәр чыктың уйда һәр елны. Сыер-сарык сине җибәрмәде, Кош-корты да төште аркылы. Изге Болгар керде төшләреңә, Биләренә килде барасы. Сугыласы иде Һиндстанга, Төркиягә кереп чыгасы... Тамырларың тарта чабуыңнан, Туган җиргә сөеп карыйсың. Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, Беркая да, беләм, бармыйсың... Шәһәрдәге балаң дәшә калса, Килмәс борын вакыт саныйсың. Чәй эчүгә, озак тордым, диеп, Тизрәк кайту ягын карыйсың. И туганым, мин дә синең сыңар, Гомер сөреп ятам биредә. Авыл дигән әниле ил барда, Кирәк түгел башка берни дә. Кара җирнең аклык иңгән җаны, Мин яратып сине туймадым. Бусагада кунак күренүгә, Чыжлап пешеп чыга коймагым.
459
0