#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  12  нче көн. Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА  Ни белән үлчәнә үткән гомер?

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 12 нче көн. Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән, уй чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырлар белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән, үзән-үрләрендә йөргәнеңдә белгән серләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән. Һәм өметләр белән! Йә табылган, йә тапталып калган... Гомерең алда - үлчәүләргә сыймас хыялларың барда.

Тэглар:

273

0