Әдәбимарафон2025  12 нче көн

Әдәбимарафон2025 12 нче көн

БЕР ЕЛМАЮ СӘВАП САНАЛА Яшиселәр килә бары шатлык, Бәхет тоеп якты көннәрдә. Ирешәсе килә уңышларга, Күтәрелеп биек үрләргә. 'Бер елмаю сәвап"- дигән зикер, Язылган ул изге Коръәндә. Мин канатлы тоям үземне, Башкаларга бәхет биргәндә. Изгелекне кылсаң чын күңелдән, Меңе белән кайтыр үзеңә. Син ышанма юкта-барны сөйләп, Көн күргәннең ялган сүзенә. Үзең булып яшә, качма берүк Син үзеңнән, кача алмассың. Сизгер күңелләрне алдап кына, Бәхет ишекләрен ачмассың. Эзләмә дим, юктан- бардан гаеп, Сабыр төбе - сары алтындыр. Яшәтүче безне җиһанда, Йөрәкләрдә янган ялкындыр. Гөлнар Әхмәтҗанова

Тэглар:

149

0