
Ф.Дәүләтбаев. "Сайрый бер кош"
12 нче көн. #әдәбимарафон2025 Кайда син? "Кайда ул?" дип ялварсам да Күкләр катына. Җан юатыр бер хәбәр юк Синең хакыңда. Күренмәгән ягындамы, - Әллә син айда? Бәгырькәем, җанкисәгем, Кайда син, кайда? Синсез генә, сагышланып, Кердем көзләргә. Әйтче, сине өзгәләнеп Күпме эзләргә? Күпме көтеп тә нигә юк Хәбәр-авазың? Синең юклык көчәйтә шул Сөю газабын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
128
0