
Радик Фәизов "Ак каз"
Алланың үзе тарафыннан насыйп ителгән чын исеме Гөләндәм булса да авылның яше-карты аны Гөли дип кенә йөрде. Бала чагыннан ук акылы сәер, гадәти түгел, бик үзенчә булды. Синең белән ни дә булса сөйләшә башласа, кисәк ярты юлда тукталып кала, күзләрен чет-чет йомгалап көлеп җибәрә, йә үз уйларына бирелеп сине оныта да, сүзсез калып тик басып тора иде. Әгәр моны әйтә калсаң, шундук киреләнә, пырлап китеп бара, бик үзсүзле, яман да кире. Гөли үләннәрне, чәчәкләрне, җирдә йөгергән һәм шуышкан барча җан ияләрен бик яратты. Җәй көннәрендә аны бик җаеннан торып кына, юмалап-юкәләп бакча башындагы бо- лынлыкка каз бәбкәләрен сакларга чыгарып җибәрәләр. Ул шунда озын ялан балтырларын нәкъ торна төсле югары күтәреп атлап, үлән арасында йөренә.
Сылтамалар:
220
0