
12 нче көн. Фәүзия Мөхәммәтова "Аһ, кыз бала!"
Гүзәлләрнең-гүзәле син, кыз чагында. Нинди чибәр туташ, диләр, буй җиткәндә. Гыйшык тоткан егетләрне Үзеңә әсир иткәндә... Кәләш булгач, аһ итәләр сиңа карап: Я, ходаем, яратсаң, дип, Хатын-кызны шулай, ярат... Алиһәдәй горурлыгың баш күтәрә- бу, тантана! Тәңребезнең көдрәтеннән Илаһи зат, син, яшь ана... Аһ, кыз бала! Язмышыңны, Фараз кылып, шулай юрыйк. Син үтәсе гомер юлын Ак ефәкләр белән урыйк...
Сылтамалар:
180
0