
Яз килә
Кабат язларны күрергә Аллаһ безгә насыйп итте. Күңел үзе бертуктамый Язны көздән бирле көтте. Яз ул һәр кешегә дә Ышаныч алып килә. Язгы кояш күңелләргә Якты нурларын сибә. Парсызлар очрата парын Ямьле яз айларында. Сыерчык кора оясын Һәр яз минем бакчамда. Яз ямь өсти күңелләргә, Бар табигать җанлана. Моңсуланып уйга баткан Йөрәкләр дә уяна.
Сылтамалар:
466
0