
11 нче көн #әдәбимарафон2025
Гөлүсә Закирова. Энекәш. Повесть Анда. Кончай разговоры! По машинам! - Старшинаның бу сүзеннән инде чыланыр- га өлгергән солдатлар, яңгырдан сыену урыны эзләгәндәй, башта биштәрләрен ыргытып, аннан үзләре дә кузовка үрмәли башлады. Юл. Алда - билгесезлек. Кая барганын, нишләп йөргәнен чамалаган авыл малайлары тенге караңгылыкны ертып, юлга кузгалды. Бабай пышылдап кына дога укыды. Яңгыр шыбырдавыннан көчлерәк тоелды ул. Шул мизгелдә солдатның йөрәк каккан тавышына бисмилла авазы кушылды. Аяк астындагы чит-ят туфрак ләме дә тәгәрмәч әйләнгән саен «Хәерле булсын юллары!» дип тели иде шикелле... -15 бит.
521
0