"Бәхет кошым кайларда?"

"Бәхет кошым кайларда?"

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 -Фәния, син сөйләгәннәрне тыңлаганда да тәннәрем әллә нишләп китте. Уф, Аллакаем, сабырлык бир. Мин үземне бәхетсез дип, нервымны ашыйм икән бит. Әллә кайчангы хәлләр өчен үз- үземне битәрләп, елап ятам. Баксаң, кеше язмышларын тыңлап, гыйбрәт алырга кирәк булган миңа. Рәхмәт, Фәния, минем күзләремне ачарга ярдәм иттең. Ачуланма инде, шулай дип әйтүемә. Ничекләр түздең бу хәлләргә, я Аллакаем?! Флүзә, йөрәгенә түзә алмыйча, палата буенча йөри башлады, ә Валя, моңарчы елый алмыйм дип, психбольницага эләккән Валентина, Фәния янына утырып, иңнәреннән кочып, үксеп-үксеп елап җибәрде.

Тэглар:

410

0