
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Әниле йорт Әниле йорт әниле йорт инде, Җылы, якты, нурлы нигәдер... Һәркемнең дә шушы газиз өйгә Гел кайтасы гына киләдер. Әниле йорт тәрәзәләре дә Балкып, көлеп тора ерактан. Әниле өй эчләрендә генә Бәйрәм кебек һәр көн аткан таң. Әниле йорт - изге юллы йорт ул, Әниле йорт - якты, нурлы йорт, Әниле йорт - һәрчак тулы йорт ул, Ипи, тозлы, тәмле сулы йорт!
253
0