Әдәбимарафон2025  11 нче көн

Әдәбимарафон2025 11 нче көн

Яшәү рәхәт җирдә, әгәр дөнья Мәрхәмәтле, шәфкатьле булса. Иманлы ата һәм аналардан Сау-сәламәт балалар туса. Кечеләр олыны хөрмәт итсә, Олылар кечене сакласа. Тирә-күрше, Туган-тумачалар Уйдырма-яла якмаса. Яшәү рәхәт җирдә, әгәр кеше Лаек булса кадер-хөрмәткә. Әгәр түләсәләр чын бәясен Ул тырышып куйган хезмәткә. Әгәр кешеләрнең күңелендә Баш күтәрсә вөҗдан газабы, Олы һәм кечкенә гөнаһларның Тәүбә белән бетсә азагы. Җир йөзендә бетсә кан коюлар, Яшәсәк дустанә һәм тыныч. Күңелләребездә чәчәк атса Ихтирам, сөю һәм ышаныч. Җир йөзендә рәхәт яшик дисәк, Һәрберебез кертик без өлеш. Бәхет күктән төшми, җирдә туа, Татулыктан туар ул җимеш. Динә Ясәвиева

Тэглар:

563

0