11 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова Мәхәббәттә гөнаһ бар

11 нче көн.Нәбирә Гыйматдинова Мәхәббәттә гөнаһ бар

Шәйхетдинова Рәзилә Вахит кызы #әдәбимарафон2025 «Кызлар», билгеле, күплек санда, бергә калдырсаң, ул Озын толым иде. Авылда иң җитез җиләкче Шәрифә иде бит. Дөрес, Озын толым Нуриханга зар түкми, коңгырт күзеннән нур сирпеп, елмаеп кына карап ала. Икәү төнге күктән йолдыз санаганда да, урманчы кызы сызлануларын яшерә. Кем-кем, ә Шәрифә урмансыз кибә-сула. Кырыс Билалетдин абзый кызын нигәдер үзе белән йөртми. Аның күрше авылда сөяркәсе бар, имеш. Ярты гомере аның йортында уза, имеш. Җиләк-бөрлегәннән тыш Шәрифә дару үләннәре белән мавыга, кыш-яз тирә-яклардан, сырхавына дәва эзләп, кыз янына авырулар агыла, Билалетдиннарның капка төбеннән үк бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге исе аңкып тора иде. Шәрифәгә урмансыз яшәү, ә үсмер егеткә аның керфек каккан саен моң түгелгән сагышлы күзләрен күрү авыр, бик авыр иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

180

0