11нче көн.

11нче көн.

11нче көн #әдәбимарафон2025 ТАБИГАТЬ ХИКМӘТЛӘРЕ 1.Табигатьтә могҗиза күп Аңлап булмый хикмәтен. Кышын яңгыр, җәен ак кар Тора гына күрсәтеп. 2.Ни әйтергә тели икән Табигать безгә шулай Кышны җәйгә, җәйне кышка Алмашмак була бугай. 3.Галәмәт җылылык килә Дигән иде галимнәр. Ышанмастан ышанырсың Күрәбез әллә ниләр. 4.Кышын бәйрәмгә барабыз Кәлүш киеп аякка Җылы якның кызулары Килерме икән бу якка? 5.Җәй урталары житә дә Болыттан боз коела. Дуамал җил котырына Көз җиткәндәй тоела. 6.Көз яфракларын очыра Салкын жил исәр кебек Зәңгәр күктэн үртәгәндәй Кояш күз кыса көлеп. 7.Табигатьтә могҗиза күп Аңлап бетереп булмый. Яз кояш көләр чагында Дөбер - шатыр җил дулый. 8.Шулай тиештер күрәсең Яз туксан тугыз төрле. Әй табигать, хикмәтләрең Бик гади дә, бик серле. #әдәбимарафон #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

229

0