
Унберенче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"
Бар гаебем ярату гына лабаса. Ә мәхәббәттә гөнаһ юк, диләр. Дәрте ташып торган сау-сәламәт ир дә гомер буе чирле хатын көйләп чиләнергә тиеш түгелдер. Анын да кешечә сөеп-сөелеп яшисе киләдер. Ә мин аңа бары шатлык кына бүләк итәм ич. - Шулай бит, Янгураз? - Нәрсә «шулаймы»? - Син минем белән бәхетлеме? Ничек бәхетле булмыйм ди, Нәркисгөл... Тау артыннан калыккан алтын кояшым бит син минем! Татлы балым син! Ялгыз бүре сыман яши торгач, тәмам кыргыйланып беткәнмен. Авыру хатын... сакау Сиражетдин... Рәхәтләнеп сөйләшер кеше дә юк.... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 174 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
301
0