
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 11 нче көн. Әмирхан Еники Бала
Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде? Ана көрсенеп куйды: — Озак... нигә язмый икән? — Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри. Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша. — Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам. — Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең... Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк — ул, җиңел генә көрсенеп: Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап, сөйләргә кереште: — Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз остеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың... Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен... Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын... — Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр... эшли башлар... Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һи
150
0