Гөлара Шәрипова "Тормыш сәгате"

Гөлара Шәрипова "Тормыш сәгате"

11 нче көн. Тормыш авыр, диеп зарланабыз, Кем күргән соң мондый тормышны? Тәмле ашый, матур киенәбез, Шушы әллә начар тормышмы? Өйләребез җылы, газ ягабыз, Уты-суы кергән, ни кирәк? Автобусны хәттә туктаттылар, Машинасыз кеше бик сирәк. Кер юмыйбыз, автоматка гына, Тапшырдык без шушы эшне дә. Мультиварка, микровалновкалар, Эшләп тора һәрбер кешедә. Алтын-көмеш, затлы туннар өстә, Ә үзебез һаман туймыйбыз. Дөньялары биргәк авыр диеп, Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз. Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт, Начарланды хәзер үзебез. Булганына без канәгать түгел, Гел яхшыда гына күзебез. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлараШәрипова #Тормышсәгате #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

161

0