Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Безнең Зөһрә ул сүзен җилгә очыра торган кыз түгел. Комсомол җыелышына чын-чынлап зур әзерлек башланды. Зөһрә, Таһирҗан, Мәрьям, Рокыя һәм тагын берничә классташ, бер кырыйга тупланып, гел үзара нидер пышылдашты- лар. Мәктәптә рәсемгә иң оста, алтынчы класстан Банил ниндидер карикатура ясый икән дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Тик безнең класста беренче комсомол җыелышы уңышлы үтмәде. Нишләптер, барып чыкмады ул. Дөрес, дәресләрдән соң барыбыз да класста калдык. Класс тактасына зур кәгазьгә карикатура да ясап куелган. Әмма ул бер тамчы көлкеле түгел. Сәүбән белән Сәвиягә якынча булса гына да охшамаган сыек бәдәнле бер егет белән чәчләрен тара- маган титакай бер кыз үбешергә әзерләнеп иреннәрен ярты метрга сузып торалар. Моңа әллә ни илтифат итүче дә булмады, көлмәделәр дә. Тик Зөһрә генә өстәл янында бик эшлекле кыяфәттә йөренә иде. Ул Сәүбән белән Сәвияне бастырып куйды.

Тэглар:

195

0