
Сабыр бул. Айшанур
Сөйлим әле сезгә Күңел серләремне. Бушатырга телим Кайчак күңелемне. Нишләп бу дөньялар Шундый усал икән? Кайберәүләр нигә Күңел калдыра икән? Кешеләргә тырышамын Бәрелмәскә каты. Булса да күңелемнең Тулган вакыты. Ә кайберәүләр моны Уйлап та куймый. Синең йөрәкне Бертуктамый талый. Күңел төшкән вакыт Кемдә дә булгалый. Күпләрнең моңа Исе китеп тормый. Кеше хәленә керүне Белүчеләр сирәк. Ә тормышта бу бит Бигрәкләр дә кирәк. Һәркемнең дә була Күңелсез вакыты. Югалып калган, Бәхетсез вакыты. Күңелне аңлавы Бигрәкләр авыр шул. Уйламый сөйләмә Һәрвакыт сабыр бул.
Сылтамалар:
493
0