Кешене кеше иткән. Айшанур

Кешене кеше иткән. Айшанур

Кешене кеше иткән Ике әйбер бар дөньяда. Моны аңлар өчен, Кирәк уйлап карарга. Ялганнан курку кешене, Кеше итеп тора ул. Андый кешеләр беркайчан Башкаларны алдамый ул. Ялганнан курыккан кешеләр Гөнаһ кыла алмыйлар. Намуслары чиста була Туры юлдан атлыйлар. Кешене кеше иткән Икенче әйбер дөньяда. Дөреслектән курыкмау Күңелдә урын ала. Дөреслек нинди булса да Кабул итә беләләр. Дөреслек булган җирдә Яшиләр бәхетлеләр. Шушы ике сыйфат Кешене кеше итә. Күңелләргә нур өсти Яшәргә ярдәм итә.

Тэглар:

479

0