
Җәвит Шакиров "Минем күңел"
Эшләп кем арган? Эшләп, кайчак хәлең бетеп, Бармы, диләр, синең ауганың? Эшне белеп, тәмләп эшләгәндә, Юк беркайчан минем арганым. Яраткан эш бит ул кара ипи Өсләренә яккан май кебек. Күңелеңне биреп эшләгән эш Тора һәрчак янып һәм көлеп. Теләп эшләгән эш татлы була, Баллы була тамган тирең дә. Эш курыксын синнән, ә син менә Җир җимертеп эшлә, иренмә! Эш арытмый бит ул кешеләрне, Ә арыта менә эшсезлек, Барыннан да бигрәк өметсезлек, Иртәгәсе көнгә билгесезлек!
518
0