
10 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 ...1970 елда дүрт яктан да урман белән уратылган Наратлыкка бүре ияләште. Авыл тыкрык саен туктап ял итәрлек дәрәҗәдә әкәмәт зур иде. Халыкны урман туендырды. Күрше базарларда кемнәр чи- ләк-чиләк гөлҗимеш, балан, шомырт, җиләк, капчык-капчык чикләвек сата — Наратлык хатыннары. Капка төбе саен кемдә сап-сары сатлык бура — Наратлык ирләрендә. Иң оста үләнчеләр кайда — тагын Наратлыкта. Шушы гөрләп барган тормышны каяндыр пәйда булган явыз бүре өере пыран-заранкитерде. Башта күмәк хуҗалыкның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егылды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп кенә айныттылар. — Кырдылар, барысын да кырдылар! Сыңар сыер да калмады. Мин нишләтим, чыбыркы атмый бит, җәмәгать! — дип үкерде ул. Наратлыкта йорт саен өчәр баш сыер иде. Халык зар елады. Ирләр, балта-сәнәк белән коралланып, өч көн урманны тарады. Әмма бүре өере җир йоткандай юкка чыккан иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
241
0