
10 нчы көн. #әдәбимарафон2025
Гөлүсә Закирова Энекәш. Повесть. Монда Черек кул янындагы борынгы бина ишеген ачар өчен, әбиләр әйтмешли, жен коче кирәктер. Әминә шушында керерго, уз сорауларына җавап табарга һәм, ниһаять, гаиләсенә килгән борчуларны хәл итәргә тиеш иде. Әйтергә генә җиңел. Моннан да борып чыгарсалар? Белмим... Кемгә барып сыенырга, кем катыннан гаделлек эзләргә? Борып кына карасыннар! Анын энесе уйнап йорми, ул мобилизация белон махсус хәрби операцияга алынган. Айдан артуга карамастан, Оборона министрлыгы исемлегенә кертелмәгән, аның кайсы җирдә, нишләп йөрүен белүчеләр биредә булырга тиеш! Хәрби прокуратура шуның өчендер бит инде! Авыр тупсасына ябышкан ишекне Әминә бер селтәнүдә ачты. Җен көче дигәне шул чарасызлык мизгелендә керәдер дип уйлап куйды ул. Подъезд эче караңгы иде. Күз азрак ияләшкәч, икенче катка менә торган баскычны абайлап алды кыз. Бу борынгы баскычлардан күпме хәсрәт тузаны коелып калгандыр, бәлки шуңа да ул соры, ала-кола төскә кергәндер. бермесе ишектән атылып чыгып, баскычтан аска атылды. - 1941 елда да болай булмаган! Кеше хәтле кеше югалсын әле! Эзләмиләр дә бит.
523
0