
10нчы көн.
10нчы көн #әдәбимарафон2025 КИЧЕР МИНЕ. 1. Кичер мине жаным, зинһар кичер Син көткәндә килеп җитә алмадым. Сөю тулы керсез йөрәгеңне Үземнеке генә итә алмадым. 2. Мин килгәндә син юк идең инде Кайларгадыр китеп югалгансың. Аерып алып миннән сукмагыңны Башка киңлекләргә юл алгансың. 3. Ашыккансың... Вакыт тар булгандыр Үрсәләнгән жаның мине көтеп Зәңгәр күзләр офык читләренә Караганнар нидер өмет итеп. 4. Көткәнсеңдер? Килеп өлгермәдем Күңелләрне атып сагыш учагына. Сабырлыгың бетеп ташлангансың Башкаларның шыксыз, салкын кочагына. 5. Әрнүләрдән телгәләнгән чакта жаным Ярылды да ике якка китте йөрәк. Сагышлардан арындырыр өчен бары Янәшәмдә синең генә булу кирәк. 6. Тормышымның чиксез, зәңгэр күкләрендә Якты яшен булып бик аз яшьнәдең син Югалдың шул... Гомерем буе ялгызлыкта Ярты йөрәк белән генә яшәдем мин. #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
203
0