
10 нче көн. Җиңәргә тиеш. Әхсән Баян.
10 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Җиңәргә тиеш Рәнҗеттеләр сине тупса куллар- Җавап кайтармадың. Тупса телләр рәнҗеттеләр тагын- Җавап кайтармадың. "Гаделлек бар-бөек судья! - дидең. - Ул барыбер җиңәр!" Ә судьяга, киләчәккә барып, Кемнәр, нәрсә сөйләр? Заманнарның чигенү булмый узып, Булмый эшсез. Җиңгән көчләр гүзәл, зирәк, бөек, Ә җиңелгән -телсез. Белә Тарих: гадел - җиңүчеләр! Сүзләр хак, дөрес. Изге яшәп, гадел үлим дисәң, Син җиңәргә тиеш. Син җиңәргә тиеш!
Сылтамалар:
512
0