
10 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала"
Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу Миңлегали иде.
262
0