Таһир Шәмсуаров "Елмаю"

Таһир Шәмсуаров "Елмаю"

10 нчы көн #әдәбимарафон2025 Елмаю Ансыз гомер бары пыскып яну, Аның белән яшәү ул – баю. Алларыңда бәхет капкалары, Ә ачкычы аның – елмаю. Тау артыннан кояш балкыганга, Таңнар белән бергә туабыз. Май аеның яшел чирәмендә Җәйнең күбәләген куабыз. Ул яшәртә, аны урап уза Тәкәбберлек, төссез масаю. Хатын-кызны гүзәл зат итүче, Ышаныгыз миңа, елмаю! Өмет туа кеше күңелендә, Инде бар да бетте дигәндә. Нурлар чәчеп куна күзләреңә, Елмаясың шатлык килгәндә. «Елама син, көлеп яшә!» диеп, Аннан башка менә кем әйтер? Көзге көндә сагыш сибәләсә, Аның барын тою рәхәттер. Ә гомернең нәкъ үзәге әле, Кичкә иртә әле, юк баю. Тураеп бас, җанга язлар килде, Күктә, җирдә сихри елмаю.

Тэглар:

259

0