"Бәхет кошым кайларда"

"Бәхет кошым кайларда"

10 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Яз башы иде. Ул көнне иртән иртүк кияү белән кызым балаларны безгә алып килделәр. Саматыбызга бер яшьтән бераз гына артыграк, әле ими баласы иде. Төрләр Мәскәүдән сапогилар алып кайтканнар, шуларны тиз генә сатарбыз да кайтабыз диделәр. Ишек янына килеп баскач, Нәфисәкәем, Солтанны үз янына чакырып алды да, озак кына кочаклап басып торды, Саматны алып килмә, әни, елап калмасын диде. Әни, син пешергән өчпочмакларны ашыйсым килә. Кыен булмаса, пешерерсең әле диде. Кухня тәрәзәсеннән Саматны кулыма күтәреп, Солтанны урындыкка бастырып, кул болгап озатып калдык. Безнең аларны соңгы күрүебез шул булган. Каршыларына чыккан юл машинасы кияүнең машинасын изеп киткән. Ул вакытта сабыйлар хакына Аллакаем безне саклап алып калган инде. Тик кече оныгыбыз,Саматыбыз вакытсыз вафат булгач, мин бөтенләй җүләрләнгәнмен. Ахрысы, безгә бәхет бөтенләй елмаймаган.

Тэглар:

404

0