
10 нчы көн. Юралган язмыш. Лилия ХӘЙДАРШИНА
– Иптәшләрем дөрес әйтәләр, миңа ничек тә үземне башта эшләргә җәлеп итәргә кирәк, – дип уйлады Нәсимә үзе дә. Икенче көнне үк деканатка барып заявление язар өчен, төрмә начальнигыннан пропуск кәгазе яздырып алды. Әйе, ул үзенең киләчәге өчен, кечкенә улының киләчәге өчен укырга тиеш, дигән бердәнбер уй килде аның башына. Бу ниятен тормышка ашыру, әлбәттә, аңа жиңел булмады. Төннәр буе күзләре китапта булса, иртәнге сәгать сигездән училищеда булды, ә калган вакытны иптәшләре кебек үк эшләргә тиеш. Син укыйсың дип, аңа эш заданиясен бер дә киметмиләр шул. Әмма, ничек кенә авыр булмасын, ул алдына куйган максатын үтәргә үзендә көч тапты, тырышты. Уңганлыгы, егәрлеге дә ярдәм итте үзенә. Ике ел ярым дигәндә, ул медсестра дипломы алуга иреште. Бу – аның беренче җиңүе иде. Аңа төрмә больницасында да, якындагы фельдшерлык пунктына да, чыгып эшләргә рөхсәт бирделәр. Бар булмышын ул шушы эшенә багышлады, кич кенә төрмәдәге бүлмәгә кайтып егыла иде. Төрмәдә Нәсимәгә яшәве авыр булмады: иптәш хатыннары да кайсы үзе кебек растрата ясап, кайсы яшьлек хатасы аркасындагы ялгышлыгы өчен дигәндәй, монда килеп эләккәннәр. Яхшы кеше кайда да яхшы булып кала икән: төрмәдә булса да, иректә булса да, ә ялгышлык – кемдә генә булмый соң? Бәхетенә каршы, Нәсимәне монда барысы да яратты: төрмә начальнигы да, надзирательләр дә, иректә чакта ул үзенә карата мондый яхшылыкларны күрмәде дә шикелле. Менә үзенең күп төрле хәл-вакыйгалары белән биш ел үтеп тә китте. Звоноктан звонокка дигәндәй, биш ел срок, гомернең бер өлеше булып, Нәсимәнең йөрәгендә уелып калды. Иреккә чыккан Нәсимәнең иң беренче уе – баласын – улын күрү иде. Нәсерханның үзен аеруы турында Нәсимә белә иде. Бу өйдә аны көтмәүләрен белсә дә, поезддан төшкәч тә, аяклары үзләреннән-үзләре шул якка атладылар. – Тәрәзәдән булса да, бәлки күреп булыр, – дип уйлады ул, Нәсерхан өенә атлап, ә йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып типте. Ул, үзен-үзе белештермичә, бакча яктан кереп, тәрәзәгә капланды һәм идәндә уйнап утыручы ике ир баланы күрде. Бу балаларның берсе ике-өч яшьтә бул
480
0